Яр Чаллыда урнашкан “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә урта медицина персоналын санитар-эпидимиологик режим, пациентлар һәм хезмәткәрләр арасында сырхауханә инфекцияләрен кисәтү сораулары буенча укыту оештырылган. Медицина җиһазларын, инструментларны дезинфекцияләү этапларына: дезинфекция ысуллары, стерилизация алды чистартуы, дезинфекцияләү сыекчаларын әзерләү һәм куллану кебек сорауларга аеруча зур игътибар юнәлтелгән. Чара дәвамында шәфкать туташлары актив катнашып, сораулар биргәннәр.
Чара ахырында барысы да уңышлы гына имтихан тапшырганнар.