Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
6 нчы майда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Әлеге чарада Түбән Кама хәрби комиссариаты һәм "Росгосстрах" ҖЧҖ вәкилләре катнаша.
Эш бирүчеләр тарафыннан  автомобиль йөртүче, табиб, инструктор,  отряд командиры,  лаборант, шәфкать туташы, провизор, укчы, фельдшер, иминият агенты һ.б.  эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт, 222 нче кабинетта уздырыла.
Башлану вакыты: сәгать 10.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International