ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Чистайда урнашкан “Юлдаш”  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта республика интернат-йортларының КВН командалары уенчыларын һәм җанатарларын каршы алганнар. Бу уенда Чистай психоневрологик интернаты, “Балкыш” халыкны социаль  тәэмин итү үзәге, Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт һәм “Юлдаш” интернаты командалары катнашкан.


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Кукмара бистәсендә Башкарма комитет  бинасы  алдындагы мәйданда “Зәңгәр тасма” дигән акция үткәрелгән. Ул “Язгы мәрхәмәт атнасы” кысаларында узган.
21 нче апрельдән 29 на чаклы  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.

Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Мин яши торган дөнья” дигән программа кысаларында чираттагы чара үткәргәннәр.  Бу юлы алар социаль патронатта торучы балаларга җәмгыять урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәткәннәр.

Шушы көннәрдә Кукмарада урнашкан “Милосердие”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру темасына конференция узыдырылган. 
Тукай районындагы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре  Князев урта мәктәбендә кабаттан хокук бозуларны кисәтүгә багышланган  чара үткәргәннәр.  Әлеге чарада 5 “Б” сыйныфында белем алучы 22 укучы катнашкан.
“Тәтеш балкышы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ел саен апрель аенда өлкән гражданнар һәм инвалидларга өй яны территориясен һәм өйләрен җыештырырга булышалар. 

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.
2 нче май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль  яклау министры Айрат Шәфигуллин  Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне,  сугыш ветеранының тол хатыны Роза Вольфовна Моргулес янына киләчәк.  Ул  ветеранны 90 яшьлеге белән тәбрикләячәк һәм аңа РФ Президенты В.В.Путин исеменнән открытка һәм истәлекле бүләкләр тапшырачак.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан шәһәрнең 27, 28, 29, 51, 52 нче мәктәпләре укучылары өчен батырлык дәресе үткәргәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International