Бүген Норлат “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү компекслы үзәге педагогы Гөлкәй Шакирова һәм психолог Камилә Мәхмүтова тарафыннан Россия янгын сагы көненә багышланган чара үткәрелгән. Бирегә патронаттагы гаиләләрдәге балалар чакырылган.
Әлеге укуларның максаты янгын очракларын кисәтү, балаларда янгыннан курку хисен тәрбияләү, янгын вакытында электр җиһазлары һәм көнкүреш приборлары белән сакчыл эш йөртергә өйрәтүдән гыйбарәт булган.
Белгечләр билгеләвенчә, укуларда катнашкан әлеге балалар “куркыныч төркеменә” керүче гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Аларның әти-әниләре тәрбия эшенә җитди карамый. Нәкъ менә шуның өчен әлеге чараны үткәрү әлеге төр балигъ булмаган гражданнарны тәрбияләүдә мөһим роль уйный да инде.