ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Нуриевларны 60 ел бергә яшәүләре белән котлаганнар. 

3
октябрь, 2014 ел
җомга
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге юрисконсульты "Хокукка каршы булган эшләр өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы" дигән темага чара уздырган. 

Халыкара өлкәннәр көнендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге үзәктә озак еллар көч куеп, пенсиягә чыккан  хезмәткәрләр өчен хезмәттәшләр очрашуы оештырган. Чәй өстәле янында өлкәннәр әлеге учреждениедә эшләгән чакларын искә төшергәннәр.
Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Музыка дөньясында" дигән чара узган. 
Казанның Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Е.Кубышкина җитәкчелегендәге Балалар музыка хор мәктәбе  белән берлектә Идел буе районы ветераннар йортында яшәүчеләр өчен  "Без бергә" дигән чара уздырганнар. 
Ел саен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру кысаларында Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  "Социаль баз" дигән акция уза. 
Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан Мәдәният үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур чара узган. Биредә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Рөстәм Заһидуллин һәм Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашканнар. 
Мамадыш "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге проектлары "РИТЭК" ААҖ  һәм "Лукойл" хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре "Балаларны социальләштерү: Россиянең иң яхшы тәҗрибәләре" дигән чарада катнашканнар. Алар биредә әлеге юнәлештә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим иткәннәр. 

Чистайда урнашкан "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Ветераннар советы, сугыш һәм тыл ветераннары, интернат-йорт пенсионерлары, Чистай яшьләр үзәге иҗади коллективлары катнашында чара уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International