Түбән Кама "Веста" үзәгендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара узган

2014 елның 3 октябре, җомга
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге юрисконсульты "Хокукка каршы булган эшләр өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы" дигән темага чара уздырган. Биредә 8 нче мәктәптә белем алучы 91 яшүсмер катнашкан. 
Аларга граждан-хокук җаваплылыгы кайчан башлана, яшүсмерләрне кайчаннан алып административ, дисциплинар, җинаять җаваплылыгына тартып була икәнлеге турында сөйләгәннәр.  Шулай ук аларны хокук бозулар  өчен җаваплылык һәм җәза төрләре,  закон белән очрашкан чакта аларның  хокуклары белән дә таныштырганнар. 
Чара азагында яшүсмерләргә буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International