Мамадыш "Забота" комплекслы үзәге проектлары "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган

2014 елның 3 октябре, җомга
Мамадыш "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге проектлары "РИТЭК" ААҖ  һәм "Лукойл" хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган. "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә "Сәламәтлек сукмагы"  проекты скандинавия йөрешенә спорт кирәк-яраклары алу өчен 50 мең сум акча откан. Мамадыш инвалидлар җәмгыяте "Забота" үзәге белән берлектә "Мәдәни азбука" проекты белән "Шәфкать" номинациясендә дә җиңү яулаган. Биредә инвалидларны социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе нигезендә компьютерда эшләргә өйрәтү өчен 150 мең сум күләмендә грант бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International