Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ветераннар өчен чара уздырганнар

2014 елның 3 октябре, җомга
Халыкара өлкәннәр көнендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге үзәктә озак еллар көч куеп, пенсиягә чыккан  хезмәткәрләр өчен хезмәттәшләр очрашуы оештырган. Чәй өстәле янында өлкәннәр әлеге учреждениедә эшләгән чакларын искә төшергәннәр. Аларның җилкәләренә 90 нчы еллар вакыйгалары, икътисади кризис, эшсезлек, предприятиеләрдә массакүләм рәвештә булган кыскартулар авырлыгы төшкән.  Үзәк белгечләре һәрвакытта да кешеләрнең проблемаларына зур җаваплылык белән якын килгәннәр, һәрчак ярдәм итү юлын эзләгәннәр. Болар барысы да өлкәннәргә карата әйтелгән тәбрикләү сүзләрендә яңгыраган. Очрашу җылы мохиттә узган. Ветераннар туган коллективлары белән тагын да очрашып торырга теләк белдергәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International