"Гаилә" үзәге белгечләре эксперт-методик чарада катнашкан

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре "Балаларны социальләштерү: Россиянең иң яхшы тәҗрибәләре" дигән чарада катнашканнар. Алар биредә әлеге юнәлештә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим иткәннәр. 
Семинар барышында катнашучылар социальләштерүгә мохтаҗ  затларның портретын һәм категорияләрен, Россия төбәкләре арасында тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре һ.б. күп кенә сорауларны  тикшергәннәр, Шулай ук видеокүпер кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының "Балалар җәмгыятьтә", Балаларны яклау һәм социальләштерү программаларын тормышка ашыручы психологик ярдәм үзәкләре навигаторы"  махсус проектының беренче нәтиҗәләре дә тәкъдим ителгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International