Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздырганнар

2014 елның 3 октябре, җомга
Казанның Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Е.Кубышкина җитәкчелегендәге Балалар музыка хор мәктәбе  белән берлектә Идел буе районы ветераннар йортында яшәүчеләр өчен  "Без бергә" дигән чара уздырганнар. Музыка мәктәбенә йөрүче балалар музыкаль номерлар: җыр, биюләр әзерләгәннәр, аккордеон, фортепианода композицияләр башкарганнар. 
Чараны әзерләүдә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да актив катнашкан. Алар  махсус  бәйрәм өчен үз куллары белән чәчәкләр ясаганнар һәм бәйрәм тәмамланганнан соң аларны өлкәннәргә таратканнар. 
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә дә моңа охшаш бәйрәм уздырылган. Балалар ветераннарга үзләренең матур шигырь, җыр-биюләрен бүләк иткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International