Балтач районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган районкүләм чара үткәргәннәр

2014 елның 3 октябре, җомга
Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан Мәдәният үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур чара узган. Биредә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Рөстәм Заһидуллин һәм Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашканнар. Чара барышында  1 октябрь көнне туган юбилярлар, 50 ел һәм аннан артыграк бергә тормыш иткән парларны бүләкләп киткәннәр.  Бәйрәмдә район ветеран оешмалары җитәкчеләре дә булган. Аларның иң активлары район башлыгы исеменнән бүләкләр кабул итеп алганнар. 
Өлкәннәр декадасы кысаларында шулай ук Балтач район башлыгы һәм Юстиция министры урынбасары ике өлкән яшьтәге ханым - Анастасия Герасимова һәм Таифә Габдрахманованы өйләренә килеп  котлап, азык-төлек җыелмалары тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International