Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Социаль баз" дигән акция узган

2014 елның 3 октябре, җомга
Ел саен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру кысаларында Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  "Социаль баз" дигән акция уза. Бу акция өйгә килеп социаль хезмәтләр күрстәтелүче аз тәэмин ителгән ялгыз пенсионерларга ярдәм йөзеннән уздырыла. Аларның күбесендә ян бакчалар юк, сәламәтлекләре дә үз көчләре белән яшелчә, җиләк-җимешләр үстерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә үзәк хезмәткәрләре көче белән җыелган көз айлары нигъмәтләре - җиләк-җимеш, тозланма, кайнатмалар өлкәннәрнең күңеленә бик хуш килгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International