Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Нуриевларны 60 ел бергә яшәүләре белән котлаганнар. Мөнирә Галәветдин кызы һәм Фәррах Шәйхелисламовичны котлауда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм районның ветераннар советы рәисе катнашкан.
Мөнирә апа һәм Фәррах абый никахларын 1954 нче елда теркәгәннәр. Шуннан бирле инде бер дә аерылмыйча, озын гомер кичергәннәр. Хәзер ветераннар Буада яши. Буа районына 70 елдан артык хезмәтләрен багышлаганнар.
2004 нче елдан бирле өлкәннәр өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә учетта тора. Өйдә ярдәмне аларга социаль хезмәткәр Гөлүсә Сәмигуллина, шәфкать туташы Эльмира Шәкүрова күрсәтә. Әлеге пар аларның эшеннән бик канәгать.