Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яхшылык һәм хөрмәт көне уздырылган

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Чистайда урнашкан "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Ветераннар советы, сугыш һәм тыл ветераннары, интернат-йорт пенсионерлары, Чистай яшьләр үзәге иҗади коллективлары катнашында чара уздырылган. Чараны ачык дип белдерү өчен кереш сүз район башлыгының беренче урынбасары Р.Хаматовка тапшырылган. Ул чарага килүчеләрне котлап, аларга озын гомер, күтәренке кәеф, сәламәтлек теләгән, ә "Юлдаш"та яшәүчеләргә 10 мең сумга сертификат тапшырган.
Тантаналы сүзләрдән соң бәйрәм концерты чираты җиткән. Өлкәннәрне матур җырлары белән Ветераннар хоры, "Дубравушка" ансамбле сөендергән. Мактаулы кунаклар арасында "Татлизинг" предприятиесе директоры урныбасары - иганәче Сәид Низамов та булган. Ул да өлкәннәргә үзенең бүләкләрен тапшырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International