ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге белгечләре берничә чара уздырганнар. Аларның максаты экстремизмны кисәтү һәм бер-береңә карата толерант караш тәрбияләүдән гыйбарәт булган.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне социаль тернәкләндерү кысаларында башкарылучы эшнең юнәлешләренең берсе булып ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү тора. Мондый гаиләләрдә өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр деструктив сценарий буенча үсеш ала яки бөтенләй дә булмый. Нәкъ менә бу мәсьәләне ачыклау максатыннан Норлатның "Гармония" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Яшь гаилә мәктәбе" клубы әгъзалары белән дәресләр уздырылган. 
Буа драма театрында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узган. Биредә быел 70-яшьлеген билгеләп үтүче 150 юбиляр, ветеран хәрәкәтенең 20 активисты катнашкан. Бәйрәм концертыннан соң  һәрбер өлкән кешегә азык-төлек җыелмалары бүләк иткәннәр.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 3 тапкырга артып китә.
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 48044 вакансия исәпләнә. 24 нчы сентябрьдән алып 1 нче октябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2644 кә якын булган. 
9 нчы октябрь көнне Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр. Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен 5 предприятие вәкилләре тәкъдим итәчәк. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Арча шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Агрофирма «Арча» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә районы башкарма комитетында  инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләргә 2015 нче елга квота бирүгә багышланган киңәшмә булып узган.  
1 октябрьдән алып 10 нчы октябрьгә чаклы Татарстан Республикасында узучы Өлкәннәр декадасы кысаларында   Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль  яклау министрлыгы белән берлектә 9 октябрь көнне республика районнары һәм шәһәрләрендә урнашкан социаль яклау бүлекләрендә хокукый ярдәм һәм хокукый агарту мәсьәләре буенча халыкны кабул итү көне узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International