ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Ел саен Түбән Кама "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм әзерли. Бу елны үзәккә Яр Чаллы дельфинарие  бүләк ясаган. 
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге укытучы-логопеды яшь тәрбиячеләр өчен сюжетлы-рольле уеннар уздыру буенча  мастер-класс үткәргән. 

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
8 октябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. 
Балтач “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учетта торучы гаиләләр өчен “Забота” клубы әгъзалары белән чираттагы җыелыш шушы көннәрдә Яңгул авылы китапханәсендә уздырылган.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Лаеш шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылган. “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  бу юлы да үзләре карамагындагы әби-бабайлар турында онытмаганнар, чөнки алар инде олы яшьтә булу сәбәле янбакчада үзләренә яшелчәләр үстерерлек хәлдә түгел. 

Түбән Кама "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча ата-аналар җыелышы узган. 
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә социаль такси эшчәнлеге оештырылган. 

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты имзалаган 2014 нче елның 6 нчы октябреннән 965-УП номерлы Указ  нигезендә Татарстан Республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп Эльмира Әмир кызы Зарипова билгеләнде. Моңарчы ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы булып эшләде.

Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте.  Татарстан Республикасында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсын үткәрү өчен җаваплы вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

"Көзге яфрак коелу" - Әлки районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үткәргән  чара әнә шулай аталган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International