Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар музыка дөньясында булганнар

2014 елның 3 октябре, җомга
Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Музыка дөньясында" дигән чара узган. Үзәкнең музыка җитәкчесе Лилия Филиппова балаларны композиторлар, бөтен дөньяга  билгеле булган музыка белән таныштырган, бөек музыкантларның тормышларыннан кызыклы фактлар турында сөйләгән. Шулай ук балаларга Чайковский, Глинка, Римский-Корсаковның музыкаль әсәрләреннән өзекләр дә тыңлатылган. 
Музыка җитәкчесе билгеләгәнчә, мондый дәресләр балаларны музыканы кабул итәргә өйрәтергә, иҗади күзаллау, музыкаль тоемлау тәрбияләргә ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International