Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Светлана Исмәгыйлова «Интернетта алдау» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.
Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарафиева тематик дәрес үткәрде.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып барыла. Һәр белгеч тәрбияләнүчеләрнең киләчәктә үз-үзләрен тормышка ашыруы белән кызыксына. «Абилимпикс» чемпионаты һөнәрдә үзеңне сынап карау өчен искиткеч мөмкинлек бирә.
Бүген Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Кәримова Халыкара хәбәрсез югалган балалар көненә багышланган акция уздырды. Чараның максаты – җәмәгатьчелеккә ваемсыз калмаска, югалган баланы ташлап китмәскә кирәклеге турында фикер җиткерү.
Озак вакыт карау системасына кертелгән өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен социаль-тернәкләндерү чаралары – социаль пакет кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең үз карамагындагыларына күрсәтелә торган хезмәтләрнең бер төре. Бу «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру башлану белән мөмкин булды.
24 майда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара узды. Ул көндезге тору төркеме белән үткәрелде.
24 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Снежанна Горбунова шәһәр халкы белән «Социаль контракт: яңа мөмкинлекләр» дигән традицион мәгълүмати сәгать оештырды.
24 майда «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белгечләре «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
24 майда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылары командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән башлап.