«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр дөньясы белән таныша

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарафиева тематик дәрес үткәрде.

Тәрбияче балаларга педагогик эшчәнлекнең популярлыгы елдан-ел арта баруы, ә педагогның роле безнең көннәрдә бик зур булуы турында сөйләде. Балалар диктант яздылар, виртуаль рәвештә «Китап битләрендә укытучы» күргәзмәсендә булдылар, укытучыларга багышланган шигырьләрне укыдылар, тактага укытучыларга яхшы теләкләр яздылар.

Мондый дәресләр укытучыларга хөрмәт һәм һөнәр белән кызыксыну хисе тәрбияли, балаларның күзаллауларын киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International