24 майда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара узды. Чара барышында славян язуына нигез салучылар белән таныштылар, алфавит хәрефләренең килеп чыгышы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Шулай ук табышмаклар һәм ребуслар чишкәннәр, тәрбияченең сорауларына актив җавап бирделәр, хәрефләрне буядылар.
Ахырда тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе киләчәк буыннар өчен телне һәм мәдәниятне саклауның мөһимлеген искәртте.