Лениногорск районында Халыкара хәбәрсез югалган балалар көненә багышланган акция узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Кәримова Халыкара хәбәрсез югалган балалар көненә багышланган акция уздырды. Чараның максаты – җәмәгатьчелеккә ваемсыз калмаска, югалган баланы ташлап китмәскә кирәклеге турында фикер җиткерү.

Белгеч 2016 елның декабрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешманың Күзәтү советы утырышында «Төбәкләрдә волонтерлыкны (иреклелекне) үстерү» стратегик инициативасы хупланылуы турында хәбәр итте. Әлеге инициативаны гамәлгә ашыру кысаларында агентлык тарафыннан хупланган проектларның берсе – «ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отрядына нигез салучының «Югалган кешеләрне эзләү» проекты. 2010 елдан отряд Россия территориясендә югалган кешеләрне эзләү буенча эшчәнлек алып бара.

Чара ахырында барлык катнашучыларга урманга походка ничек әзерләнергә кирәклеге турында белешмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International