Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып барыла. Һәр белгеч тәрбияләнүчеләрнең киләчәктә үз-үзләрен тормышка ашыруы белән кызыксына. «Абилимпикс» чемпионаты һөнәрдә үзеңне сынап карау өчен искиткеч мөмкинлек бирә.
Быел «Ресторан сервисы» категориясендә беренче тапкыр «Ышаныч» үзәге карамагындагы коляскалы Антон Окашин катнашты. Ул конкурсның барлык этапларын башка катнашучылар белән беррәттән узды. Аның эше экспертлар тарафыннан сертификат белән билгеләп үтелде.