Озак вакыт карау системасы – өлкәннәр иминлеге өчен

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Озак вакыт карау системасына кертелгән өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен социаль-тернәкләндерү чаралары – социаль пакет кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең үз карамагындагыларына күрсәтелә торган хезмәтләрнең бер төре. Бу «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру башлану белән мөмкин булды.

Мондый чараларның төп төрләренең берсе социаль-тирәлек тернәкләндерү һәм физкультура-сәламәтләндерү дәресләре булды. Өлкәннәр арасында гимнастика һәм үз-үзеңне массажлау аеруча популяр. Нәкъ менә алар кешегә өлешчә булса да үзенең хәрәкәт итү мөмкинлекләрен торгызырга, физик сыйфатларын һәм интеллектуаль сәләтләрен яхшыртырга, организмның функциональ халәтен арттырырга, аның адаптация резервларын мобилизацияләргә ярдәм итә.

Өлкән кешегә квалификацияле карау, гомуми сәламәтлек торышын системалы күзәтү, мөмкин булган физик йөкләнешнең уңай йогынтысының ачык мисалларының берсе булып социаль хезмәтләр алучы А. Винокурова тора. Тыл хезмәтчәне, кырык елдан артык стажы булган педагог А. Винокурова һәрвакыт мөстәкыйльлеккә омтыла, чит ярдәмсез яшәргә тырыша, физик активлыгын саклый. Ләкин 2022 елның апрелендә егылу аның тормышын баштан-аяк әйләндерә. Ул бик авыр итеп караватыннан тора башлый, аппетитын югалта. Нәкъ менә шундый хәлдә ул «Шатлык» үзәгенә социаль хезмәт күрсәтүгә килә.

Гражданның чит ярдәмгә мохтаҗлыгы бәяләнде, мохтаҗлык дәрәҗәсе билгеләнде, социаль хезмәтләр пакеты сайланды. Олы яшьтәге хатын-кыз социаль-тернәкләндерү хезмәтләренә аерым өметләр баглый. Ул көн саен гимнастика ясый, социаль хезмәткәре ярдәме белән ышаныч белән торып баса, фатир буйлап йөри, яңадан китаплар укый башлый. Соңрак ул ишегалдына да чыга ала башлый.

А.Винокурова комплекслы үзәк коллективына, үзенең социаль хезмәткәре Гүзәл Яруллинага күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп туймый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International