Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Сенсорлы интеграция методикасы нигезендә үсешләре бозылган балалар өчен хәрәкәт терапиясе» темасына квалификация күтәрделәр.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре белән «Янгын куркынычсызлыгы» темасына әңгәмә узды.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лилия Зарифуллина һәм Снежанна Горбунова «Минем ихтыяҗларым» темасына чара оештырдылар. Ул психик тайпылышлы кешеләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-медицина эше чараларының яңа стенд-планы барлыкка килде.
Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен кече Сабантуй оештырдылар.
23 һәм 24 майда Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Чемпионатының 13 компетенция буенча региональ этабы узды.
24 майда Нурлат шәһәрендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара тернәкләндерү эшен оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының инновацион социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар өчен «Джунгли» төркемле дәресе үткәрделәр.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен милли бүлмәгә экскурсия оештырылды. «Сеспель» фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Якличева кунакларны чуаш милли костюмында каршы алды. Ул чуаш халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде, борынгы экспонатларны күрсәтте, алар арасында чигелгән сөлгеләр, кием, баш киеме, йорт савытлары бар иде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.