24 майда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара узды. Ул көндезге тору төркеме белән үткәрелде.
Кереш лекция кысаларында дәрестә катнашучыларга язуның әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары социаль хезмәтләр алучыларга чара темасына коллаж ясарга тәкъдим иттеләр. Аппликация ясау барышында катнашучылар рус язуы тарихы турында белемнәрен ныгытты.