Министрлык социаль хезмәтләр алучылар командалары арасында мини-футбол буенча турнир үткәрә

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылары командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән башлап.

Команда составында 10 кеше булырга тиеш: 7 социаль хезмәт алучы, тренер, команданы озата баручы җитәкче һәм медицина хезмәткәре.

Турнир башланганчы, һәр катнашучы мәҗбүри теркәлү уза.

Спорт чарасы 30 июньдә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яңа Чүриле интернат-йорты территориясендә узачак.

Катнашуга алдан гаризалар 2023 елның 1 июньенә кадәр электрон адреска кабул ителә: rrc.org@bk.ru.

Турнирны оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 236-45-56 телефоны буенча яки Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International