24 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Снежанна Горбунова шәһәр халкы белән «Социаль контракт: яңа мөмкинлекләр» дигән традицион мәгълүмати сәгать оештырды.
Чараның максаты – «Демография» милли проекты кысаларында каралган социаль ярдәм чаралары турында гражданнарга мәгълүмат бирү.
Мәгълүмати-аңлату эш барышында катнашучыларга социаль контракт төзү шартлары турында аңлатмалар бирелде. Шулай ук социаль адаптация программасына керә алырлык чаралар турында сөйләштеләр, ягъни эшкә урнашу, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру, үзмәшгульлек оештыру һәм гражданның авыр тормыш хәленнән чыгуына ярдәм итә алырлык башка чаралар.
Чарада катнашучылар барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.