24 майда «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белгечләре «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Эшне башлар алдыннан яшьләр тозлы камырны ничек әзерләргә, аның белән ничек эшләргә кирәклеге турында белделәр. Моннан тыш, алар үз куллары белән камыр басарга тырыштылар.
Тозлы камырдан әвәләп ясау кулларның вак моторикасын үстерә.