ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Мәшгульлеккә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте юнәлешләренең берсе – үзмәшгульлекне һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү. Бу хезмәттән билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар файдалана ала. Булачак эшмәкәрләр эксперт комиссиясенә бизнес-план тәкъдим итәргә тиеш.

24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм ителә. Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова яшәүчеләр өчен «Аз һәм Буки – фән нигезе» танып белү программасын оештырды.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына «Мыцык исемле тычкан маҗаралары» курчак спектакленең премьерасына чакырылган иде.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының быел икенче утырышы узды.

Дәүләт идарә университеты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы аппараты белән берлектә «Инвалид балаларга һәм алар тәрбияләнүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүне һәм социаль яклауны норматив хокукый җайга салуны камилләштерү» темасына эксперт-аналитик тикшеренү үткәрү белән бәйле рәвештә, татарстанлылар 2023 елның 15 июненә кадәр анкеталауда катнаша ала.

Бүген, Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен төрки-татар язуы музеена экскурсия оештырылды.

24 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече һәм психологы үзәк район хастаханәсе базасында биш йөкле хатын-кыз өчен «Эмоцияләр экологиясе» темасына дәрес үткәрделәр. Чара катнашучыларның психоэмоциональ халәтен билгеләүгә юнәлдерелгән.

Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатның республика этабында җиңүчене котладылар. Социаль хезмәтләр алучы, җырчы Сергей Крайнов «белгеч» категориясендә «Башкару осталыгы (вокал)» компетенциясендә беренче урынны алды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик программа оештырдылар. Чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.

23 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме инвалидлары өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча төркемле дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International