Алабуга интернат-йортында яшәүчеләргә Интернетта алдаулар турында сөйләделәр

2023 елның 26 мае, җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Светлана Исмәгыйлова «Интернетта алдау» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.

Очрашу барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш бүлегеннән мәгълүмат яңгырады. Социаль хезмәт алучыларга Интернетта законсыз эшчәнлек төрләре, телефон алдаулары, сәүдә мәйданчыкларында алдаулар һ. б. турында сөйләделәр. Шулай ук шалтыратуларның берничә мисалын карадылар: нәрсәгә игътибар итәргә, сөйләшү вакытында дөрес гамәлләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International