Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова эш визиты белән Биектау районында булды. Анда ул гаиләгә тәрбиягә алынган Шәмсеруй Низаметдинова янына барды һәм олы яшьтәге кешене бәйрәм белән котлады.
Өлкәннәр декадасында КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады.
5 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында өлкәннәр арасында спорт-күңел ачу стартлары узды. Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән Әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үттеләр һәм өлкәннәр декадасы чараларын дәвам иттеләр.
Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике көнлек өмә узды.
Әбиләр һәм бабайлар көне – өлкән буын вәкилләре бәйрәме, аларга мәхәббәт һәм хөрмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп. Бу бәйрәм белән Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәт алучыларын депутат Ренат Ногайбәков котлады.
Җәлилнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Казанның «Могҗиза» театр студиясе артистлары Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котларга килделәр.
23 сентябрьдә Яр Чаллы педагогия көллияте базасында «Абилимпикс» чемпионатының сайлап алу ярышлары узды. Анда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, «Бисер үрү» компетенциясе буенча 2023 елгы региональ чемпионат җиңүчесе Земфира Суфьянова да катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Экскурсия вакытында кунакларга янгын сүндерү җиңнәре һәм гидрантлары, электр кораллары җыелмасы, гидравлик кайчылар һ. б. күрсәттеләр. Социаль хезмәтләр алучылар җиһазларның кайчан һәм ничек кулланылуын белделәр, коткару капюшонын киеп карадылар.