«Картларны кочаклап» волонтерлык проекты кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Казаннан кунаклар килде. Традиция буенча волонтерлар Аэлита һәм Амелия Шәйхетдиновлар социаль хезмәтләр алучыларны котларга һәм бүләкләр тапшырырга килделәр.
Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла.
Биектау районында өлкән яшьтәге кешеләр бүләк итеп азык-төлек җыелмалары алдылар. «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә хезмәт алучы биш социаль хезмәт алучыга хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен 2 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Интернат-йортта бу бәйрәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул өлкән буынга Ватан өчен хезмәтләре, үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ихлас йөрәктән» дигән бәйрәм чарасы узды.
Мамадыш районында «Игелек кәрзине» хәйрия акциясен үткәрү яхшы традициягә әверелде. Акция Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә уза.
4 октябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру» темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстанның Биектау районында яшәүче Зинаида Константинова октябрьдә үзенең йөз яшен билгеләп үтәчәк. Өлкәннәр декадасында әби янына «Биектау ТВ» төркеме килде. Кунакларга Зинаида Константинова үзенең тормышы, сугыш елларында тылда ничек эшләве, окоплар казуы турында сөйләде.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чистави» бизнес-клубы резидентлары белән берлектә, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга килеп киттеләр. Алар аеруча саклана торган табигый территорияләрнең үзенчәлекләре, шулай ук кыйммәтле хайваннар, үсемлекләр һәм аларның яшәү урыннары турында белем сәгате үткәрделәр.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 34 277 вакансия тәкъдим итә.