Өлкәннәр декадасында КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады.
Лицей укучылары төрле номерлар белән чыгыш ясадылар, өлкәннәр белән аралаштылар. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләргә лицейның арт-студиясе әзерләгән котлау открыткалары тапшырылды. Балалар интернат-йортта яшәүчеләргә макулатура җыюдан кергән акчага сатып алынган азык-төлек җыелмаларын әзерләп тапшырдылар.
Кайбыч муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова концерт программасында катнашучыларга рәхмәт белдерде. Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафинга һәм КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее директоры Елена Скобельцынага аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Социаль хезмәтләр алучылар лицейчылар белән очрашуны һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр, ә яшьләр өлкән буын вәкилләрен сөендерергә бик шат.