Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән Әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үттеләр һәм өлкәннәр декадасы чараларын дәвам иттеләр.
Интернат-йортка күптәнге дуслар – «Колос» мәдәният йортының артистлары килделәр. «Хәерле кич» вокаль ансамбле, «Веснушки» балалар вокаль-хореография ансамбле, «Shiata» театр коллективы җитәкчесе Милана Динисламова, Рәисә Фәттахова җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, шигырьләр, котлаулар укыдылар, көлкеле юморескалар тәкъдим иттеләр. Концертны Венера Вәлиева алып барды.
Бәйрәм белән тамашачыларны Алабуга ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм учреждениенең күптәнге дусты, галим-филолог, шагыйрь, бард Рәхим Гайсин котлады. Эш визиты белән интернат-йортка килгән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың котлавы һәркем өчен күңелле сюрприз булды.