Җәлилнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм белән котларга Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, район ветераннар советы рәисе Асыльяр Харисов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова килде.
Җәлил районы мәдәният сарае коллективы иң яхшы җырларны башкарды. Бәйрәм өстәле артында интернат-йортта яшәүчеләр концерт карадылар, онытылмаслык эмоцияләр алдылар.