«Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Экскурсия вакытында кунакларга янгын сүндерү җиңнәре һәм гидрантлары, электр кораллары җыелмасы, гидравлик кайчылар һ. б. күрсәттеләр. Социаль хезмәтләр алучылар җиһазларның кайчан һәм ничек кулланылуын белделәр, коткару капюшонын киеп карадылар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең 15 нче янгын-коткару отрядының 72 нче янгын-коткару часте каравыл начальнигы ярдәмчесе Камил Ганиев һәм бүлек командиры Айрат Маннапов янгын сүндерүче һөнәре турында җентекләбрәк сөйләделәр. Мәсәлән, янгын сүндерүчеләрнең әзерләнү өчен үз нормативлары бар. Бу часть янгын сүндерүчесе 21 секунд эчендә киенеп бетте һәм юлга чыгарга әзер булды.

Кунаклар янгын сүндерүчеләргә мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International