Югары Ослан интернат-йортына үзенчәлекле артистлар килде

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Могҗиза» театр студиясе артистлары Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котларга килделәр.

«Могҗиза» – «Во благо вместе» хәйрия фонды һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының уртак проекты. Бу студиядә мөмкинлекләре чикле балалар шөгыльләнә.

Чараны хәйрия фонды җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева оештырды, ул инде 5 ел интернат-йортка ярдәм итә. Яшь артистлар социаль хезмәтләр алучыларга концерт һәм «Беренче театр» спектакленнән сәхнәләр күрсәттеләр.

«Мондый чаралар безнең яшәүчеләрне дә үзләрен иҗатта сынап карарга дәртләндерә», – ди мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International