5 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында өлкәннәр арасында спорт-күңел ачу стартлары узды. Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Ярышлар эстафета формасында узды. Ике команда ярышты. Барысы да спорт ярышларыннан канәгать калды.
Чарада сигез кеше катнашты.