23 сентябрьдә Яр Чаллы педагогия көллияте базасында «Абилимпикс» чемпионатының сайлап алу ярышлары узды. Анда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, «Бисер үрү» компетенциясе буенча 2023 елгы региональ чемпионат җиңүчесе Земфира Суфьянова да катнашты.
Чара нәтиҗәле һөнәри ориентлаштыру һәм һөнәри белем бирүгә мотивацияне тәэмин итүгә, инвалидларны эшкә урнаштыруга һәм җәмгыятьтә социомәдәни инклюзиягә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс кысаларында Земфира Суфьяновага дүрт сәгать дәвамында брошь үрергә кирәк булды. Сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча ул 20–23 октябрьдә Мәскәүдә узачак милли чемпионат финалына узды.