Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова эш визиты белән Биектау районында булды. Анда ул гаиләгә тәрбиягә алынган Шәмсеруй Низаметдинова янына барды һәм олы яшьтәге кешене бәйрәм белән котлады.
Шәмсеруй апаның үз балалары юк, 2017 елдан ул Сафиннарның дус гаиләсендә яши. «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты турында Шәмсеруй Низаметдинова җирле газетадагы мәкаләдән белә, шулай итеп өлкән яшьтәге әби яңа гаилә таба.
«Биектау хәбәрләре» газетасы материаллары буенча