«София» хәйрия фонды Биектау районы өлкәннәренә һәм инвалидларына көнкүреш техникасы сатып алу рәвешендә иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус автотранспортта авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру өчен медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында алып барыла һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хөрмәт һәм мәхәббәт белән» дигән кул эшләре бәйгесе уздырдылар.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин социаль хезмәтләр алучыларны Әбиләр һәм бабайлар көне белән котладылар.
Өлкәннәр декадасында Яр Чаллы шәһәре оешмалары ветераннарга һәм пенсионерларга үз хезмәтләрен ташламалар белән яки бушлай күрсәтәләр. «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең аз тәэмин ителгән социаль хезмәт алучыларына даими рәвештә ярдәм итүчеләр дә бар.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган чара узды.
Өлкәннәр көнендә өлкән буын кешеләрен аерым игътибар һәм кайгырту белән уратып алалар. Әмма күп кенә социаль хезмәт алучылар өчен кайгыртучанлык күрсәтүче якын кешеләр – социаль хезмәткәрләр.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә социаль хезмәт алучылар белән «Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр үткәрәләр.
Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан 2 октябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Минем елларым – минем байлыгым» дигән темага ситуацияләр уйнаттылар.
«Демография» милли проекты чаралары кысаларында Буа районында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты гамәлгә ашырыла. Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм гаиләдә мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.