Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике көнлек өмә узды.
Көндәлек гадәти бурычларны вакытлыча кичектереп, хезмәткәрләр урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр. Кирәкле инвентарь белән коралланып, эшкә социаль хезмәтләр алучылар да кушылды. Алар коелган яфракларны җыйдылар, сукмакларны себерделәр. Интернат-йорт хезмәткәрләре шулай ук агачларны һәм бордюрларны агарттылар.
Саф һавада эшләү һәркемгә уңай эмоцияләр китерде.
