Әбиләр һәм бабайлар көне – өлкән буын вәкилләре бәйрәме, аларга мәхәббәт һәм хөрмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп. Бу бәйрәм белән Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәт алучыларын депутат Ренат Ногайбәков котлады.
Ренат Ардинат улы өлкән буын вәкилләренә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде, аларга азык-төлек җыелмаларын тапшырды.