ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Мамадыш  районының  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Гөлчирә Мөхәммәтшина “Эрудит-Селдом” дип аталган өстәмә шәхси белем бирү учреждениесы белгечләре белән берлектә Кызыл тау урта белем бирү мәктәбендә  һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес оештырды.

Әлмәтнең мәшгульлек үзәге уку йорты тәмамлаучылар арасыннан вакытлыча эшкә урнаштырылган гражданнарга хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга Татарстан бюджетыннан (ел башыннан) субсидия бирү турында ике килешү төзеде.

19 мартта Зәй  муниципаль районы “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә “Лыжи мечты” акциясе оештырылды.

21 мартта  “Гармония” үзәге психологы И.Вахитова һәм Нурлатның мәшъгульлек үзәгенен испекторы З. Хөсәинова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрде.

20нче март көнне Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өчен “Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүне оештыру” укыту семинары уздырылды.

Хәзерге вакытта балаларга дөрес тәрбия бирү мәсьәләләре бик актуаль, чөнки ата-ананың кайчагында бала үсә торган тормышны аңларга, кабул итәргә вакыты җитми. Балалар, үз чиратында, ата-аналар белән конструктив аралашу күнекмәләрен белми һәм өлкәннәрнең үзләрен ишетүләренә һәм аңлауларына ышанып бетми.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

20 мартта Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан балигъ булмаган балалар белән "Экстремизмга һәм терроризмга - юк" дигән дәрес үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 10нче мартта жыр укытучысы Н.Городилова  һәм тәрбияче В.Зарипова "Язгы палитра" исемле музыкаль-уен чарасы уздырды.

20 мартта, Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Л.Хөсәенова  график нигезендә Алан җирлегендә консультатив көн үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International