Әлмәт эш бирүчеләре уку йорты тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру өчен субсидия алачак

2019 елның 22 марты, җомга

Әлмәтнең мәшгульлек үзәге уку йорты тәмамлаучылар арасыннан вакытлыча эшкә урнаштырылган гражданнарга хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга Татарстан бюджетыннан (ел башыннан) субсидия бирү турында ике килешү төзеде.

Килешү кысаларында ике кеше эшкә урнаштырылган: берсе югары уку йортын тәмамлаган хезмәткәр, икенчесе урта һөнәри белемле – юрист булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International