ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

"Нык гаилә" проектын тормышка ашыру уңаеннан Балык Бистәсе районында чара узды. Кичәгә экспертлар һәм гаилә парлары чакырылган иде.

21 нче март  көнне ел саен Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромлы  балалар тәрбияләүче гаиләләр җыела. Аларга “Әйдәгез, дуслар, берләшик!” дигән зур чара үткәрелде.

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья шигърият көне - шагыйрьләрне хөрмәтләүгә сәбәп ул.

"Бәхетле балачак" социаль программасы уңаеннан Яр Чаллының "Веста" үзәгендә анимацион студия эше дәвам итә, анда социаль хезмәт күрсәтүче балалар волонтерлар белән берлектә Г. Тукайның "Су анасы" мультипликацион фильмын әзерли.

Зәй халык мәшгульлеге үзәге социаль яклау бүлеге белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшне дәвам итә.

Белгечләр әлеге гаиләләргә барып, яшәү шартларын тикшерә.  Чираттагы чара вакытында алар төрле сораулар буенча консультация бирде, дәүләт учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды. Чираттагы очрашу барышында бер әнигә эшкә урнашырга юллама тапшырылды.

Бүген Зәй районында социаль куркыныч хәлдә булган 21 гаилә исәпләнә. Ведомствоара комиссия һәрдаим мониторинг уздырып тора.

 21 мартта Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Ачык ишекләр көне” узды.

21 март  көнне Теләче районының социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.Галимова  һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча "Чишмә"  комплекслы үзәге директоры Н.Муртазина социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырды.

26 март көнне Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укучыларны һәм эшсез гражданнарны уку һәм эш урыннары ярминкәсенә чакыра.

Наркотик матдәләр куллануга каршы көрәш максатыннан республикада төрле чаралар һәм акцияләр үткәрелә. 11-22 мартта “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды.

 

21 мартта автоном коммерцияле булмаган, өстәмә профессиональ белем бирү “Төбәкара уку үзәге” базасында “Хосусый сакчы” һөнәре буенча курслар ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International