Бүген Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Безнең истәлекле урыннар” темасына коллаж ясау дәресе узды.
22 март көнне Яшел Үзән районының "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Казан федераль университетының 5 волонтер-медигы булып китте.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Фототерапия" буенча чара үткәрде.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт күрсәтүче персонал һәм социаль хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрелде. Чараның төп максаты янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге "Без бергә" республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабында катнашты.
Зәй районы янгын күзәтчелеге хезмәте “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү һәм торак милекчеләре ширкәтләре хезмәткәрләре белән берлектә атна саен яше 70тән узган ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрендә, фатирларында булып, төрле юнәлештә аңлату эшчәнлеге алып бара.
22 мартта Кукмараның "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз һәм Мифтахова Гөлия, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә, Кукмара район хастаханәсе табибы Рөстәм Сабирҗанов "Эчкечелек һәм милләт сәламәтлеге" темасына очрашу оештырды.
"Кайда үлем сатуларын хәбәр ит” акциясе уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 14 нче социаль участокта 8-10 яшьлек 15 бала арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан интерактив дәрес үткәрде.
Инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында һәм һөнәри юнәлеш атнасы кысаларында Балалар китапханәсе базасында - 4 нче номерлы "Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханә системасы" филиалында янгын сүндерүчеләр һөнәренә багышланган чара узды.
Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Хәерле юл” акциясе үткәрелде. Чара "Иминлек мәктәбе" программасы кысаларында оештырылды.