20 мартта Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан балигъ булмаган балалар белән "Экстремизмга һәм терроризмга - юк" дигән дәрес үткәрелде.
Чара балигъ булмаганнарның экстремизм һәм терроризм турында күзаллауларын киңәйтүгә, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруга, бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.