Мамадыш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Гөлчирә Мөхәммәтшина “Эрудит-Селдом” дип аталган өстәмә шәхси белем бирү учреждениесы белгечләре белән берлектә Кызыл тау урта белем бирү мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес оештырды.
73 балага "Һөнәр сайлауның серләре" темасына әңгәмә уздырылды. Аннары укучылар һөнәри тест уздылар. Әңгәмә барышында һөнәр сайлау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Белгечләр укучыларга һөнәр сайлау юлларын, бу эштә нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген аңлатты. Укучыларга "уңыш формуласы" һәм "һөнәрләр классификациясе" буклетлары таратылды.