19 мартта Зәй муниципаль районы “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә “Лыжи мечты” акциясе оештырылды.
Спорт чарасының кунаклары - социаль адаптациядә кыенлыклар булган 10 бала һәм әни. Балаларның күбесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар.
Бу көнне балалар чаңгыда шуды, таудан шуып уйнадылар. Балалар актив һәм бик канәгать булдылар. Бу җиңел булмаган, әмма кызыклы спартакиадада катнашучыларга Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе тренеры Н.Бухтеев ярдәм итте, шулай ук “Ялта – Зәй” спорт әзерлеге үзәге директоры Э.Галиев теләп катнашты.
Чаңгыда шуганнан соң балаларга сюрприз ясалды. Кар чанасына утырып балалар кышкы урман буенча Спорт үзәге территориясендә йөрделәр. Соңыннан кунакларны бәйрәм ашы белән сыйладылар һәм истәлекле сувенирлар тапшырдылар.